Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 гыйнвар , 13:18

Хатынына үч итеп, фатирга ут төрткән

Коточкыч! 

Mash Вatash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото: Mash Вatash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

 Янгын Инорс бистәсендә чыккан. Домофон камерасы иртән бер ир-атның Летчик Кобелев урамындагы 3/2 санлы йортка канистра күтәреп кергәнен төшереп алган. Подъезддан  чыкканда фатирдан төтен күренгән. Йортта яшәүче күршеләр видеода янган фатирга хуҗа хатынның ирен таныганнар. Фатир тулысынча янып беткән. Кешеләрне эвакуацияләгәннәр, каза күрүче булмаган.

Бүген хәбәр итүләренчә, янгынны чыннан да фатирга хуҗа хатынның ире оештырган. Кичә иртән ир белән хаты бик каты талашкан. Ир өйдән чыгып киткән, хәмер эчеп исергән һәм кулына канистра тотып кире әйләнеп кайткан. Җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас