Уфаның Менделеев урамында 137 санлы йортта шаурма сату ноктасы бар. Кичә анда исерек 33 яшьлек Евгений килеп кергән һәм “шаурма тәмсез иде” дип, сүгенә-сүгенә касса артында торган сатучы егеткә ташланган. Бу вакытта туклану ноктасына кергән яшь кыз башта ирләрнең әүмәкләшеп сугышуына берара исе китеп карап торган, аннары урамга йөгереп чыгып, ярдәмгә чакырган.
Нәтиҗәдә шаурма сатучының тәнендә кара янган, сыдырылган эзләр күп. Каза күрүче ир-атның юристы Никита Шашев сүзләренчә, полициягә гариза язылган. Тәүдә йодрык уйнатучы үзенең адвокаты белән салган зыянны каплатырга булганнар, әмма кире уйлаганнар. Гафу үтенүләр дә, компенсация дә әле булса юк, ди...
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.