Русиянең Тикшерү комитеты Воронежда 30 яшьлек ир кешене тукмау очрагы буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Baza Telegram-каналы хәбәр итә.
Baza мәгълүматы буенча, җирле торак комплексларының берсендә яшүсмерләр төркеме ир-ат белән конфликтка кергән, шуннан соң аны тукмаганнар һәм ярым ялангач килеш салкынга чыгарып җибәргәннәр. Моңа кадәр егетләр фатирларның берсенә барган бәйрәмгә эләгү өчен подъездның ишеген ватып кергәәннәр.
Видеокүзәтү камералары кадрларына ярашлы, ир-ат яшүсмерләрнең берсе белән лифтка кергән, лифтта аны кыйный башлаганнар. Берникадәр вакыттан соң зыян күрүчене кире беренче катка төшергәннәр дә, киемнәрен салдырып, джинс чалбарын ертып, урамга этеп чыгарганнар. Ул вакытта тышта һава температурасы 0 градус чамасы булган.
Соңрак тукмалган кеше полициягә гариза язган. Һөҗүм итүчеләрнең шәхесләре инде ачыкланган. Воронеж өлкәсе буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.
Чыганак: lenta.ru