Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 гыйнвар , 01:06

Баласын иярткән гаилә чит ихатадагы чыршыны кискән

Шулкадәр оятсызлык!

Подмосковьеның Голубое поелогында бер гаилә чит йорт ихатасындагы чыршыны кискән һәм күршеләрне ачуландырган.

Яшел чибәркәйне 30 декабрьдә төнге уникеләр тирәсендә урлаганнар. Бала иярткән ир белән хатын торак йортлар ихатасына үтеп кергән дә чыршыны кискән. Соңрак ачыклануынча, чыршыкайны күршеләр, үзләре утыртып, 7 ел дәвамында үстергән, аны курчалаган: ботакларын кисеп торган, агач үскән туфракка ашламалар керткән. Күршеләр сүзләренчә, чыршыны карап үстерү  йорт ихатасы кысаларында үзенчәлекле экспериментка әйләнгән. Җирле халык полициягә гариза язган. Чыршыны кискән гаилә тиз арада качкан,  каракларның шәхесләре ачыклана. 

Чыганак: lenta.ru

Читайте нас