Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 гыйнвар , 16:34

Яңа мошенниклык схемасы танышулар сайтлары белән бәйле

Көн саен әллә күпме кеше алдана...

Эльвина Бикмурзина.
Фото: Эльвина Бикмурзина.

Мошенниклар свиданиеләр өчен  төрле чараларга сатып алынган билетлар бәясен кире кайтару сылтавы белән русиялеләрне акчасыз калдыра. Яңа схема турында Эчке эшләр министрлыгы хәбәре буенча ТАСС язып чыккан.  

Министрлыкта мошенниклыкның яха схемасына ачыклык кертеп, хатын-кыз аккаунтлары астында утырган аферистлар үзләренең корбаннарын танышулар сайтыннан эзли, дип аңлаталар. Танышулар сайтыннан аралашыр өчен мессенджерга күчкәч,  аферистлар, күрешергә тәкъдим итеп, берәр чарага билет сатып алыр өчен сылтама салалар.

“Ир-ат, аны-моны уйламыйча, билетлар сатып ала, әмма күпмедер вакыттан соң интернетта танышкан гүзәлкәйнең чарага бара алмавы турында белә. Гүзәлкәй шул ук сылтама аша егеткә акчасын кайтарырга тәкъдим итә”, – диләр Эчке эшләр министрлыгында. Афёра корбаны сылтама аша үткәч, мошенниклар аралаша торган сайтның техподдержкасында акчаларны кайтару өчен эквивалент сумманы кертергә тәкъдим итәләр. Нәтиҗәдә ир-атлар барлык тотынылган акчаларын югалта. 

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас