

Украина Кораллы көчләре Херсон өлкәсендә кунакханә һәм кафедагы тыныч халыкка һөҗүм иткән. Бу хакта төбәк губернаторы Владимир Сальдо хәбәр итте.
Фаҗига Кара диңгез ярында урнашкан Хорлы поселогында нәкъ сәгать уникене суккан минутларда теркәлгән. Барлыгы өч дрон һөҗүм иткән, шуларның берсе яндыргыч катнашмалы бомбалы булган. Дрон бинага төшү белән көчле янгын чыккан, шул сәбәпле коткаручылар бина эченнән кешеләрне чыгара алмаган. Күпләр тереләй янып үлгән...
“Шундый ук катнашмалар белән Киев боевиклары җәен безнең басу-кырларны яндырды. Бүген алар кешеләрне яндырып үтерде. Зеленский сүзләренчә, ул омтылган “тынычлык” менә шулай күренә”, – диде һөҗүм турында Херсон өлкәсе губернаторы Владимир Сальдо.
24 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган. Тагын 50дән артык кеше зыян күргән, табиблар аларның гомере өчен көрәшә.
Сальдо ВСУның бу һөҗүмен 2014 елда Одесса Профсоюзлар йортындагы фаҗига белән бер рәткә куйды. Ул вакытта Украина милләтчеләре эчтә булган оппозиционерлар белән бинага ут төрткәннәр һәм янгыннан чыгып котылырга тырышкан кешеләрне атып үтерделәр.
РФ Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Ведомство ВСУ һөҗүмен теракт дип бәяләгән.
Чыганак: lenta.ru