Җинаять һәм җәза
29 Декабря 2025, 20:08

Элекке авыл советы башлыгын 3,5 елга хөкем иткәннәр

Әбҗәлил районында элекке авыл советы башлыгы ришвәт алган һәм хезмәт урыныннан файдаланып бюджет акчаларын үзләштергәне өчен хөкем ителгән.

Тикшерүчеләр ачыклавынча, 2022 елдан 2024 елга кадәрге чорда элекке түрә, шәхси эшкуардан документларны тоткарлыксыз рәсмиләштергән өчен акча таләп итеп, төзелгән биналарга һәм торак йортларга адреслар бирү процедурасын аңлы рәвештә сузган. Законсыз акчалата бүләкләү кулакча итеп тә, өченче затлар аша күчерүләр юлы белән дә тапшырылган.Ул барлыгы 80 мең сум алган.

Моннан тыш, хөкем ителүче эшкуарларда арендада булган ике яшәр өчен тәгаенләнмәгән муниципаль бинадан файдаланган  өчен алынган 100 мең сумнан артык акчаны үзләштергән һәм шул рәвешле авыл җирлегенә зыян китергән.

Суд карары белән аңа 3 ел 6 айга катгый режимлы холык төзәтү колониясендә ирегеннән мәхрүм итү, дәүләт хезмәтендә һәм җирле үзидарә органнарында хакимият вәкиле вазифаларын башкару, оештыру-боеру һәм административ-хуҗалык вәкаләтләрен 5 ел дәвамында башкару хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Моннан тыш, ир-аттан җинаять китергән зыянны каплау сыйфатында 84 мең сум түләтелгән һәм дәүләт кеременә 80 мең сум күләмендә ришвәт суммасы конфискацияләнгән.

Хөкем ителүчене суд залында сак астына алганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас