Җинаять һәм җәза
28 Декабря 2025, 20:36

Ике җинаятьче психиатрия дәваханәсеннән качкан

Качар алдыннан алар санитарны чәнчеп үтергән.

Ксения Калинина.Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

Волгоград өлкәсендә психиатрия хастаханәсеннән хөкем ителгән җинаятьчеләр качкан. Бу хакта V1.ru Телеграм-каналы хәбәр итә.

Басма язуынча, Логовский хуторында психиатрия хастаханәсенә мәҗбүри дәвалануга озатылган  хөкем ителгән ике ир-ат, дежур санитарны чәнчеп үтереп, качкан.

Качкыннар Дворянское авылындагы төрмәдә мәҗбүри дәвалану үткән булган, аннары аларны әлеге хастаханәгә күчергәннәр. Мәҗбүри дәваланудан аларны гадәти бүлеккә күчергән булганнар һәм арытаба интернатка рәсмиләштерүгә әзерләнгәннәр.

Шимбә иртәсендә санитар йоклаганда, ике пациент аңардан ачкычны алган да качкан. Чыганакларның берсе басмага санитарның  тәнендә көрәш эзләре һәм 8 пычак ярасы булган, дип хәбәр иткән. Берничә сәгатьтән җинаятьчеләрне тоткарлаганнар.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас