Җинаять һәм җәза
25 Декабря 2025, 06:00

“Көн күрсәтмәячәкмен мин сезгә!”

Оятлары качкан әбекәйләр гаиләләрне җәфалауларын дәвам итә. 

Хәзер инде күп тапкырлар язган “Долина эффекты” илдә акрынлап кими башлады. Ә бу  исә баеп калырга теләүчеләргә ошамый.

2024 елда Омскида балалы гаилә пенсионер хатыннан 6 миллион сумга икенчел торак сатып алган. Сату-алу килешүе шома гына узган, өлкән яшьтәге хатын хәтта   психиатрдан  үзенең аек акылда булуы турында белешмә дә алып килгән.

Әмма фатирдан шунда ук чыкмаган, ә соңыннан мошенниклар алдады дип судка биргән. Шушы көннәрдә суд фатирның яңа хуҗалары файдасына карар чыгарган, бу исә пенсионер хатынны чыгарыннан чыгарган. Фатирдан чыгар алдыннан ул югалткан фатирының астын өскә китергән. Идәнен тишкән, кафель плитканы яргалаган, вентиляцияне төбе-тамыры белән суырып чыгарган.

Яшь гаилә күченгән көнне исә котырган әбекәй “тамаша” оештырган: элекке күршеләрен җыеп, полиция чакыртып, шаһитлар алдында  турыдан-туры яңа фатирда аларга көн күрсәтмәячәген әйткән.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас