Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
24 декабрь , 09:47

Укучыларны көчләүдә шикләнелгән укытучыны сак астыннан чыгаралар

Бу хәл күптән түгел Санкт-Петербург шәһәрендә теркәлде. 

Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин  балаларны аздыруда шикләнелүче укытучы Афина Симеонидис эше белән кызыксынган һәм аны сак астыннан чыгарырга  һәм чикләү чарасын яшәгән урыныннан китмәү турында подпискага  үзгәртергә кушкан. Педагог гаепле булмаска да мөмкин.

Симеонидис Санкт-Петербург мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшләгән. Аңа җинаять кодексы буенча җенси көчләү өчен гаепләүләр яный, бу җинаять өчен иң каты җәзаларның берсе – 15тән 20 елга кадәр төрмә җәзасы. Тикшерү версиясе бенча, шикләнелүче Афина Симеонидис быел апрель һәм июль айларында 12 яшьлек малайларны берничә тапкыр өенә чакырган. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул нәкъ менә шунда балигъ булмаганнарга карата җинаятьләр кылган.

Педагогның әнисе сөйләвенчә, аның кызына 12 яшьлек укучы игътибар иткән – ул бөтен сыйныф алдында укытучыга мәхәббәтен белдергән. Афина мәктәптәге эшен  репетиторлык эше белән бергә алып барган. Аңа гашыйк укучы дусты белән Афинаның өенә өстәмә дәресләргә йөргән.

Сорау алган вакытта укытучы шулай ук бу хәлне укучы ягыннан үч алу дип атаган. Афина Симеонидис сүзләренчә, алар чынлап та дустанә мөнәсәбәтләрдә булган, әмма үсмер ягыннан укытучы тыйган интим кагылулар да булган. Малай аның күкрәкләренә кагылган. Яшь укытучы бу хакта малайның гаиләсендәге конфликт аркасында әти-әниләренә хәбәр итмәгән, ә мәктәп хакимияте аңламас дип, сөйләмәгән.

Думаның гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина җәмәгатьчелекне ашыгыч нәтиҗәләр ясамаска һәм Симеонидисны гаепләмәскә чакырды.

"Әйдәгез, яшь укытучыны тәнкыйтьләргә һәм  гаепләргә омтылмыйк. Кызганычка каршы, балалар бик шәфкатьсез, һәм без моңа берничә тапкыр инандык. Ләкин мин катгый әйтәм, укытучыларны якларга — барлык мәгънәләрдә якларга кирәк",– дип белдерде депутат. 

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас