Җинаять һәм җәза
22 декабрь 2025, 21:23

12 яшьлек киллерны тотканнар

Кеше үтерсә дә, шундый яшьтәге баланы төрмәгә утыртырга ярамый.

Швециянең Мальмё шәһәрендә кеше үтерүче үсмерне тоткарлаганнар. Бу хакта Daily Star басмасы язган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 12 яшьлек киллер 250 мең кронага (2,3 миллион сум чамасы) конкрет кешене юк итәргә тиеш булган, әмма ялгышып, икенче кешегә аткан. Үсмернең корбаны – 21 яшьлек ир-ат. Аны  шәһәр урамнарының берсендә машинада тапканнар.

Полиция ачыклавынча,  тоткарланган бала Мальмёга махсус рәвештә җинаять кылыр өчен килгән, һәм ул мондый “заказлар”ны тәүге тапкыр гына алмагандыр, дип шикләнелә. Швеция тарихында утлы корал кулланып үтерүдә иң яшь шикләнелүче саналган малай узган сишәмбе көнне тотылган, ләкин яше аркасында сак астына алына алмый.

Соңгы елларда Швециядә төрле бандалар үзләренең эшчәнлегенә балигъ булмаганнарны ешрак җәлеп итә, дип яза Daily Star басмасы.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас