Краснодар краеның Анапа шәһәрендә полицейскийлар Кыш Бабай образындагы ир-атны тоткарлаган. Бу хакта “112” Телеграм-каналы хәбәр итә.
Чыганак сүзләре буенча, Кыш Бабай образындагы ир-ат шәһәрнең Театраль мәйданындагы фотозонада инсталляция янына басып, ял итүчеләрне шәһәр үзәгендәге чана аныкы дип ышандырган һәм фотога төшкән өчен акча таптырган.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тәртип бозучыны тоткарлаган һәм полиция бүлегенә алып килгән. Кыш Бабай костюмы кигән ир-атка – 28 яшь. Полицейскийлар законсыз эшкуарлык өчен аңа штраф билгеләгән.
“Бөтен ил буйлап балаларга бүләкләр илтеп тапшырыр өчен Кыш Бабай үзенең “тройкасы” өчен солыга акча эшләмәкче булган, күрәсең, тик полицейскийлар аның бәйрәм планнарын бозган”, – дип шаярткан “112” Телеграм-канал авторлары.
Чыганак: lenta.ru