Җинаять һәм җәза
18 Декабря 2025, 21:05

Яшь педагог укучыларын көчләүдә шикләнелә

Дөрес булса, чәчләр үрә торырлык бит...

22 яшьлек Санкт-Петербург укытучысы 12 яшьлек ике укучысын җенси көчләүдә шикләнелә. Педагог тоткарланган, аңа 20 елга кадәр төрмә җәзасы яный.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, шикләнелүче Афина Симеонидис быел апрель һәм июль айларында укучыларны берничә тапкыр өенә чакырган. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул нәкъ менә шунда балигъ булмаганнарга карата җинаятьләр кылган.

SHOT Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, Симеонидис Санкт-Петербург мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшләгән һәм Русиядәге әйдәп баручы педагогик университетларның берсе дип саналган Герцен исемендәге дәүләт педагогия университетын тәмамлаган. Аңа җинаять кодексы буенча җенси көчләү өчен гаепләүләр яный, бу җинаять өчен иң каты җәзаларның берсе - 15тән 20 елга кадәр төрмә җәзасы. Хәзерге вакытта укытучы - тикшерү изоляторында. Суд тикшерү дәвам иткәнче аңа бу чикләү чарасын ким дигәндә ике айга сайлаган.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.

Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас