

Инорс бистәсендә адекват булмаган ана даими рәвештә бәләкәй баласын тукмый, аны аты-юлы белән сүгенеп, кычкыра-кычкыра тирги.
Транспорт урамында яшәүчеләр сүзләренчә, хәсрәт-ана еш кына исереп кайта, бер дә юкка баласына акыра, аны кыйный.
Бу видео таралгач, Тикшерү комитетының БР буенча идарәсе хатынга каршы ана бурычларын тиешенчә үтәмәгәне өчен. җинаять эше кузгаткан.
Хәмер эчәргә һәм йодрык уйнатырга яраткан хатынга – 34 яшь, ул Транспорт урамында күп катлы йорттагы фатирда 6 яшьлек улы белән бүлмә арендалап тора. Хатыннан һәм аның күршеләреннән сорау алганнар.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекция бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.