

СССР заманында билгеле булган кеше ашаучы Николай Джумагалиевның хәлен тотрыкландырганнар. Хатыннарны үтереп, аларның итен ашаган шизофрения белән авыручы каннибал Железный Клык психиатрия дәваханәсендә акылына килгән. 35 ел эчендә беренче тапкыр аңа гаиләсенә шалтыратырга рөхсәт иткәннәр.
10 хатын-кызны үтергән Сатана һәм Железный Клык кушаматлы серияле үтерүче турындагы мәгълүмат озак еллар дәвамында сер итеп сакланган. Джумагалиев Казахстанның Актас поселогындагы психиатрия хастаханәсендә мәҗбүри дәвалануны дәвам итә. Һәм соңгы көннәрдә ул үзен әйбәт хис итә башлаган. Дистәләрчә еллар буена “шизофрения” диагнозлы пациент акылын җуйган халәттә һәм сөйләшмәс булган. Табиблар нинди генә ысуллар кулланып карамаган һәм бары тик соңгы дәвалау чаралары шундый нәтиҗә биргән. Хәзер серияле үтерүче нормаль аралаша һәм сорауларга җавап бирә ала.
Күптән түгел баш табиб кешеләр ашаучы авыруның канәгатьләнерлек хәлен раслаган һәм биш минут дәвамында аңа туганнары белән телефоннан аралашырга рөхсәт иткән. Маньяк туганының кызы Еркеҗан белән бәйләнешкә чыгуны сораган. Еркеҗан ризалашкан, һәм хәзер Джумагалиев, хәле начараймаса, айга ике тапкыр туганы белән аралашачак. Шизофрениянең актив стадиясенә кайту хәвефе бар.
Джумагалиев 1979 елда үтерә башлаган. Кеше күзенә әллә ни чалынмаган егет үзенең корбаннарын трассалар буенда тоткан, ул табигатьтән өстен сәләтләргә өмет итеп, аларның канын эчкән һәм итен ашаган.
“Элек йөргән кызлардан сифилис һәм трихомониаз йоктыргач, Железный Клык хатын-кызларны пычрак һәм бозык затлар дип санаган. Шул вакытта ул хатыннарга ау ачкан да инде. Тәүге җинаятенә маньяк бик җитди әзерләнгән”, – дип сөйләгән шәхси детектив Максим Заболотный.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.