Җинаять һәм җәза
14 Декабря 2025, 20:20

“Долина схемасы” буенча тәүге тапкыр яңа хуҗа суд аша фатирын кайтарган

Ниһаять, бер яхшы хәбәр! 

Мәскәүдә яшәүче ир-ат мошенниклар коткысына бирелдем, дип ышандырган пенсионер хатыннан суд аша фатирны кайтаруга ирешкән. “Долина схемасы” буенча Русиядә тәүге тапкыр судта откан эш турында SHOT Телеграм-каналы яза.

Олег ел ярым чамасы элек Мәскәү үзәгендә Саввин яр буенда улна фатир сатып алырга уйлаган. Моның өчен 20 млн сум акча  әзерләгән. Риэлтор белән туры килгән вариант тапканнар. Тәрәзәләреннән “Москва-Сити” күренеп торган фатир хуҗасы  Людмила исемле 78 яшьлек пенсионер хатын булган.

Канал хәбәре буенча, фатирны сатып алу алдыннан Людмила  белән юрист һәм күчемсез милек буенча агент аралашканнар, ә сату-алу килешүенә табибны чакырганнар, табибка фатир хуҗасы үзенең аек акылда булуын һәм мошенниклар аның акчаларын урларга уйламавын раслаган.

Документлар белән эшләрне тәмамлагач, Олег пенсионер хатынга акчаларны күчергән һәм бер бүлмәле фатир хуҗасы булган. Ремонт ясый башлаган. Әмма берничә айдан соң фатирга “обременение” барлыкка килүен белгән. Ул вакытта ахирәтендә яшәгән фатирның элекке хуҗасы Людмила, мошенниклардан алдануын белдереп, судка биргән. Ремонт эшләре тукталган, иксез-чиксез суд мәшәкатьләре башланган. Ә “баба Люда”  үзе элемтәгә чыкмаган.

Фатирны сатып алгач, бер ел узуга Олег улы белән җинаять эше кысаларында “баба Люда” акчалар күчергән дропперны тотканнарын белгәннәр. Эш гражданлык процессына әверелгән, барысыннан да сорау алганнар, ахырда суд сатып алучылар файдасына карар чыгарган.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас