Бүген иртән Санкт-Петербург мәктәпләренең берсендә 9нчы сыйныф укучысы 29 яшьлек укытучыны пычак белән яралаган һәм ахырда үз-үзенә кул салмакчы булган.
Суицидка эш барып җитмәгән – полиция хезмәткәрләре үсмерне бу адымнан туктаткан.
Бу хәл булгач та, укучыларны спортзалгы җыйганнар һәм коралланган үсмердән изоляцияләгәннәр.
Укучы да, укытучы да дәваханәдә.
Малайның шушы ук мәктәптә укытучы булып эшләгән әнисе, 52 яшьлек Светлана, 29 яшьлек математика укытучысы Мария А. белән улының өстәмә дәресләргә йөрү турында килешкән булган. 9 “А”сыйныфында укучы Артемий математикадан контроль эшен төзәтер өчен мәктәпкә иртәрәк, 07.10 сәгатьтә килгән. Укытучы арты белән борылгач, үсмер аның аркасына пычак кадаган.
Пычакны Артемий өйдән алып килгән.
Соңрак Телеграм-каналлар язуынча, укытучыга пычак белән һөҗүм иткән үсмернең математикадан өстәмә дәресләргә йөрисе килмәгән.
Ике укытучыга да барысы да бары тик уңай бәяләмәләр бирә. Артемийны да укудагы һәм спорттагы казанышлары өчен мәктәп горурлыгы дип йөрткәннәр. Шулай да аның дуслары булмаган, ул яшьтәшләре белән әллә ни аралашмаган.
Сыйныфташлары исә Артемийны “әнисе малае” дип атый. Башка укучылар сүзләренчә, Артемий укытучыга начар билге өчен үч итәргә уйлаган, чөнки әнисе бик борчылган. Ул Артемийны даими рәвештә укырга һәм имтиханнарга әзерләнергә мәҗбүр иткән.
15 яшьлек Артемийга карата “Үтерүгә омтылу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Һөҗүм теркәлгән 191нче санлы мәктәптә металлодетектор рамкалары куелган – алар үсмер алып кергән пычакка сигнал биргән, ләкин егетне беркем дә туктатмаган, сакчылар аның сумкасын тикшермәгән.
Учреждение хакимияте хәвефсезлек максатларына 30 миллионга якын акча сарыф иткән, сак белән тәэмин итү елына 13 миллионга диярлек төшкән. Килешү шартлары буенча, ул тәүлек буе эшләргә тиеш булган. 2025 елда тагын 15 миллионны борчу төймәләренә һәм “ЧП” очрагында мәктәпкә кичекмәстән Росгвардия хезмәткәрләре килүгә бүлеп биргәннәр.
Әйткәндәй, укучылар журналистларга кайвакыт дәресләргә пычаклар алып килүләрен сөйләгәннәр, тик аларга беркем дә берни әйтмәгән, тикшермәгән, гәрчә металл рамкалары эшләсә дә...
Чыганак: SHOT, Mash Телеграм-каналлары.