Җинаять һәм җәза
12 Декабря 2025, 06:10

Туйга килгән кунакны сугып үтергән

Мәҗлес күңелсез тәмамланган...

Белоретта яшәүче ир-ат  туйда ишекне тотып торудан баш тарткан кунакны сугып үтергән. Бу хакта Mash Batash Телеграм-каналы яза.

Рөстәм исемле ир-ат туганының туена хатыны һәм балалары белән килгән. Иртә белән мәчеткә барганнар, аннары кафеда утырганнар. Мәҗлес тәмамланып таралышканда Рөстәм кәләш ягыннан килгән кунактан ишекне тотып торуны сораган. Әмма кунак “мин швейцар түгел” дип җаваплаган. Сүз ара сүз чыгып, ир-атлар якалашып киткән. Горур ир, асфальтка егылып, башын бәргән. Аны аңына китерергә тырышканнар, әмма барып чыкмаган, ул шунда ук җан биргән.

Рөстәмгә саксызлык аркасында  үлемгә китеру маддәсе буенча 1,5 ел колония срогы биргәннәр.

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас