Җинаять һәм җәза
12 Декабря 2025, 16:35

Баш табибны ришвәт алганда тоткарлаганнар

Хакимьян Сәфәргулов ай саен хезмәткәрләреннән акча таптырган. 

"Честно говоря"  Телеграм-каналы"Честно говоря"  Телеграм-каналы
Фото:"Честно говоря" Телеграм-каналы

Республикада 117 мең сум ришвәт алган вакытта Красноусольск район дәваханәсенең баш табибы, Башкортстанның атказанган табибы Хакимьян Сәфәргуловны тоткарлаганнар. БР буенча Эчке эшләр министрлыгында һәм төбәкнең Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, ул ришвәт алуда шикләнелә. Тикшерү версиясе буенча, баш табиб хезмәткәрләреннән ай саен эш хакының һәм акчалата түләүләрнең бер өлешен үзенә бирүне таләп иткән, моның өчен ул аларга эш урынында яклау вәгъдә иткән. Стәрлетамак шәһәр суды ришвәт алу маддәсе буенча гаепләп, Сәфәргуловны 2 айга кулга алган.

Чыганак: "Честно говоря" Төлеграм-каналы. 

Читайте нас