Җинаять һәм җәза
10 Декабря 2025, 06:55

Күршеләр арасындагы талашу күңелсез тәмамланган

Күрше хакы - Тәңре хакы дисәләр дә...

Уфаның Калинин район суды үтерү эше буенча хөкем карары чыгарды. 47 яшьлек ир-ат күршесенең үлемендә гаепле дип табылган.

БР прокуратурасы хәбәр итүенчә, 2025 елның апрелендә күршеләр арасында тавыш чыккан. Шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре аркасында талашкан вакытта гаепләнүче күршесенә куллары белән тәннең төрле өлешләренә кимендә 18 тапкыр суккан. Алынган җәрәхәтләрдән зыян күрүче җинаять урынында үлгән.

Ир-ат үз гаебен танымаган. Алдагы 10 ел гомерен ул каты режимлы  холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас