Җинаять һәм җәза
10 декабрь 2025, 08:09

Дропперга эләккән акчасын кайтара алган

Афәрин!

Авыргазыда яшәүче хатын-кыз Учалы районында яшәүче дропперга (Дроппер (инглиз телендәге drop сүзеннән)  — мошенниклык схемаларында арадашчы, аның аша акчалар, ә кайчакта законсыз юл белән алынган товарлар да уза. Дропперлар җинаятьне оештыручылар түгел, ә арадашчы ролен уйный. - Авт.) эләккән акчаларын кире алган. Республика прокуратурасы мәгълүматы буенча, быел март аенда билгесез кешеләр инвестицияләр сылтавы белән 59 яшьлек хатын-кыздан 190 мең сумга якын акчаларын алган.

Хатын-кыз Авыргазы районы прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатканнар. Тикшерү күрсәткәнчә, акчалар үз мәгълүматларын җинаятьчеләргә тапшырган Учалы районы кешесе счетына күчерелгән.

Ведомство дроппердан законсыз алынган сумманы түләтү турында дәгъва гаризасын судка биргән. Суд прокуратура таләпләрен тулы күләмдә канәгатьләндерде.

Суд карарын үтәү прокуратура контролендә тора. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас