

Мошенниклар Русия таксистларын һәм курьерларын алдауның яңа ысулын уйлап тапкан. Алар таксометрлар һәм радарлар рәвешендә вируслы программалар тараталар. Бу программалар ярдәмендә аферистлар корбаннары исәпләреннән җиңел генә акчаларын урлый һәм алар исеменә кредитлар рәсмиләштерә.
Корбаннар җәлеп итәр өчен мошенниклар бу сервис теләсә нинди кызыксындырган районда барлык тарифлар буенча да сорау күрсәтәчәк дип ышандыра. Ә икенче кушымта юл-патруль хезмәте, тыгыннар, аварияләр һәм юл кагыйдәләрен теркәүче камералар хакында кисәтәчәк.
Моннан тыш, бу кушымталарның берсен йөкләүчеләргә 72 сәгать эчендә банк картасына бонус – 1000 сум – тәкъдим итә.
Курьер яисә таксист эше өчен “файдалы” кушымтаны йөкләгәннән соң, кулланучыга “бушлай подписка” өчен банк картасы мәгълүматларын кертергә тәкъдим итәләр, әмма нәтиҗәдә акчаларны урлыйлар.
“Зарарлы кушымтаның функционалы SMS-лардан кодларны эләктереп алырга мөмкинлек бирә, алар ярдәмендә җинаятьчеләр кулланучыга сиздермичә генә онлайн-банктагы аккаунтка тоташа һәм кредит рәсмиләштерү өчен кирәкле запросларны үти”, — дип аңлатты F6 компаниясенең Digital Risk Protection департаментының әйдәп баручы аналитигы Евгений Егоров.
Зарарлы программа белән тәэмин ителгән мондый сервисларны (ПО) җинаятьчеләр таксистлар һәм курьерларның профильле төркемнәрендә һәм мессенджерлардагы чатларында тараталар.
Экспертлар таныш булмаган кешеләрдән килгән сылтамалар буенча күчмәскә һәм кушымталарны рәсми сайтлардан гына йөкләргә киңәш итә.
Чыганак: lenta.ru