Җинаять һәм җәза
9 Декабря 2025, 09:46

Фатирында наркопритон оештырган

Кырын эш кырык елдан соң да билгеле була, нишләп шуны аңламыйлар икән?

"Башинформ" архивыннан."Башинформ" архивыннан.
Фото:"Башинформ" архивыннан.

Салаватта яшәүче ир-атка наркопритон оештырганы һәм наркотикларның законсыз әйләнеше өчен җитди  срок биргәннәр. 

Узган елның гыйнварында әлеге ир-ат, акча эшләү максатында, танышының тыелган матдәләр сату буенча интернет-кибетендә эшләп алу тәкъдименә ризалашкан. Аның бурычларына наркотикларны вакытлыча саклау, яшерен урыннар җиһазлау һәм координаталарны “коллега”сына тапшыру кергән.

Былтыр мартта ул билгесез заттан шәхсән үзе куллану өчен мефедрон сатып алган һәм аны үзе белән саклап йөрткән, шулай ук фатирында наркопритон оештырган. Торакны кулланган өчен “кунаклар” наркотиклар белән түләгән.

Ир-ат җинаятьләр кылуда үз гаебен таныган, ул моңа кадәр шундый ук җинаятьләр өчен хөкем ителүгән булган инде. Арытаба 12 ел һәм 6 ай гомерен ул махсус режимлы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас