

Мәскәүдә яшәүче ир хатынын Подмосковьедагы рехабларның берсенә илтеп тыккан. Ул аерылышканда хатыны белән милек бүлешмәс һәм уртак баласын тартып алыр өчен 450 мең сум акча түләп рехабка ярты елга юллама рәсмиләштергән.
Ел башында бу гаилә парының проблемалары башланган. 34 яшьлек Оксана аерылышу турында уйлана башлаган. Моны аңлап калган ире тизрәк эш итәргә уйлаган. Оксана ахирәтләре белән очрашудан кайткач, ире “белгечләр” чакырткан да, ике кеше килеп, тынычландыручы препарат кадап, Оксананы алып киткән. Аңына килгәндә Оксана рехабта булган инде. Рехабта бикләп тотканнар.
Рехабта кыйнамаганнар, басым ясамаганнар. Әмма ашау ягы такыррак булган – 30 кешегә бер тавык пешергәннәр. Ә бит Оксананы өйдә нәни баласы көтеп торган һәм үтисе заказлары булган. Ул – билгеле геммолог (Геммолог – кыйммәтле ташларны һәм минералларны өйрәнү, классификацияләү һәм бәяләү белән шөгыльләнүче белгеч. Аның төп бурычы — ташларның чынлыгын, аларның сыйфатын һәм бәясен билгеләү. – Авт.), йолдызлар һәм бай клиентлар өчен бизәнгечләр ясаган, һәм Оксана бу рехабта ярты ел буе ятарга җыенмаган. Ире исә бу вакыт эчендә Оксананың картасыннан имеш тә “дәвалану” өчен ярты миллион сумга якын акчасын салдырып, рехаб белән ярты елга аена 75 мең сум бәягә килешү төзегән.
Оксананы адвокаты тапкан. 8 мартта элемтәгә чыкмагач, ул аның өчен борчылган. Рехабның адресын табып, үзе белән кешеләр ияртеп килеп, кычкыра-кычкыра учреждение капкаларына шакыган. Шәхси секторда күршеләр тавыш чыгармасын дип куркып, рехаб ишекләрне ачкан. Оксананы алып киткәннәр.
Бик астында утырганда Оксананың эшенә зыян килгән. 15 мең долларлык кыйммәтле ташлар поставкалары вакытында башкарылмаган: акчаларны ул алган, ә менә товарны тапшырып өлгермәгән. Клиентлары белән аралары бозылган, абруена зыян килгән.
Оксана сүзләренчә, үзәктә 30 кеше “дәваланган”. 7 хатынны шундый ук схема ярдәмендә ирләре бирегә китерткән. Алар әле булса шунда, ди...
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.