Җинаять һәм җәза
8 Декабря 2025, 12:56

Тавышка чыдамаган ир-ат күршедә яшәүче хатынны һәм аның баласын үтергән

Аллаһ сакласын!

Фаҗига Котельникиның Сосновая урамындагы күп катлы йортта узган атнада теркәлгән. 32 яшьлек Евгенийга өске фатирда яшәгән баланың еш кына тавышланып  йөгереп йөрүе ошамаган. Ул, ярсып, күрше хатынның фатирына бәреп кергән дә, аны һәм баласын вәхшиләрчә кыйнап үтергән. Үтергәч, җинаять эзләрен юкка чыгарырга тырышып, фатирны талап чыкканнар дип уйласыннар өчен әйберләрне туздырган.

Әнисе белән улының гәүдәләрен күрше хатыны тапкан. Аңа гаилә башлыгы шалтыратып, хатыны телефонын алмавын хәбәр иткән. Фатир ишеге ачык булган. Ана  һәм аның баласын үтергән ир-атны тоткарлаганнар. Җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас