

Ростов өлкәсендә күп катлы йортларның берсенең подъездында яшь ярымлык баланы һәм аның янәсе дә 18 яшьлек әнисе калдырган язуны тапканнар. Бу хакта DonDay Телеграм-каналы хәбәр итә.
Бу хәл Каменоломни поселогында теркәлгән. Күп катлы йортта яшәүчеләр баскыч мәйданчыгында коляскадагы нәни малайга тап булган. Алар ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан. Әлеге вакытта сабый дәваханәдә, медиклар кулында. Коляскада язу да тапканнар, анда, имеш, баланың 18 яшьлек әнисе ятим булуын һәм үзаллы улын карап үстерә алмавы турында язган.
Чыганак: lenta.ru