14 яшьлек мәктәп укучысы өйгә эш эшләргә мәҗбүр иткән һәм егете белән йөрергә ирек бирмәгән өчен әнисен үтергән. SHOT Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, кыз әнисен юк итү планын 16 яшьлек егете белән уйлап тапкан
Фаҗига Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә булган. Кыз үзенең егетен чакырган да, алар икәү бергә чиратлашып хатынның башына пычак белән чәнечкәннәр. Ана кеше алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Соңрак яшүсмерләр аның гәүдәсен йорт подвалына төшереп куйганнар.
Яшүсмерләрне тоткарланнар. Алар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә тормаган. Кыз белән малайга психиатрия экспертизалары билгеләнгән. Фаҗига нечкәлекләрен тикшерү комитеты һәм прокуратура ачыклый.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.