Җинаять һәм җәза
3 декабрь 2025, 05:12

20 яшьлек исерек егет 10 тәүлеккә кулга алынган

Кушнаренко районында 20 яшьлек егет исерек килеш руль артына утырган өчен 10 тәүлеккә кулга алынган.

20 яшьлек  исерек егет 10 тәүлеккә кулга алынган20 яшьлек  исерек егет 10 тәүлеккә кулга алынган
20 яшьлек исерек егет 10 тәүлеккә кулга алынган

Юл-патруль хезмәте инспекторлары документларны тикшерү өчен ВАЗ-2107 автомобилен туктаткан. Руль артында правасыз исерек егет була.

Алкотестер приборында тикшерү организмда алкоголь күләменең рөхсәт ителә торган нормадан биш тапкырдан артыграк булуын күрсәткән. Егетне автомобиль белән идарәдән читләштерәләр, ә машинаны махсус тукталышка урнаштыралар. Хокук бозучыга карата административ беркетмә төзелгән, шулай ук суд аңа 10 тәүлеккә  кулга алу билгеләгән.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас