

БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2024 елның октябрендә полиция бүлеге начальнигы һәм оперуполномоченныйга акчалар урлауда шикләнелгән коммерция партнерын җинаять җәзасына тарттыруда ярдәм итү үтенече белән бер эшкуар мөрәҗәгать иткән. Полиция хезмәткәрләре ризалашкан, әмма эшләре өчен 200 мең сум күләмдә ришвәт сораган. 100 мең сумны алу белән оперуполномоченный тикшерү өчен материал җыйган һәм җинаять эше кузгату карарын кабул итәр өчен аны БР буенча Эчке эшләр министрлыгына юнәлткән.
Арытаба комсыз полицейскийлар коммерсанттан имеш тә Эчке эшләр министрлыгында вазифа биләүче шәхесләргә бирер өчен 1,5 млн сум акча таләп иткән. Бу таләпнең законсыз булуын аңлаган эшкуар Русиянең Федераль хәвефсезлек хезмәтенең БР буенча идарәсенә мөрәҗәгать иткән.
Акчаларны тапшырганда полиция начальнигын тоткарлаганнар. БР буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси хәвефсезлек хезмәте тарафыннан полицейскийлар ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителгән.
Җинаять эше асылы буенча карау өчен Киров район судына юнәлтелгән.
Чыганак: bashinform.ru