

Дәүләт Думасына мәктәпләрдә (буллинг) һәм кибербуллинг өчен штрафлар турындагы закон проектын кертәчәкләр.
Проект гражданнарның намусын һәм абруен системалы рәвештә кимсеткән өчен җәза билгели. Эзәрлекләү дигәндә даими кабатлана торган гамәлләр аңлашыла, алар әдәпсез яки әхлак нормаларына каршы килә торган башка формада чагыла.
Гади гражданнарга — 10 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифа биләгән затларга — 100 меңнән 200 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 100 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим ителә.
Дәүләт Думасы депутаты Леонид Слуцкий сүзләренчә, статистика һәр дүртенче укучы мыскыллаулар һәм мәсхәрәләүләр белән очрашканын күрсәтә. Шул ук вакытта балалар әти-әниләренә яки укытучыларына сөйләргә курыкмаган очраклар турында гына билгеле. “Кибербуллинг буенча да күңелсез саннар – балаларның 75 проценты социаль челтәрдә эзәрлекләү корбаны булган, шул ук вакытта бер ел эчендә бу күрсәткеч 15 процентка арткан”, — дип йомгаклаган парламентарий.
Чыганак: lenta.ru