Җинаять һәм җәза
2 Декабря 2025, 16:37

Торагын саткан карчык, яңа хуҗа ремонт ясагач, фатирны кире таптырган...

"Долина схемасы" көннән-көн киңрәк колач җәя...

“Долина схемасы”  (фатир сатучының торакны сатканнан соң тиздән килешүне кире кагарга тырышып,  мошенникларның корбаны булуын һәм сатудан акчаларын югалтуын белдергән мошенниклык схемасыннан гыйбарәт) турында соңгы арада күп сөйләнелә. Мәскәүдә тагын бер очрак теркәлгән. Пенсионер хатын, начар хәлдәге фатирын саткан да, яңа хуҗалар ремонт ясаганын көткән, аннары аны кире таптырган.

Югарыда язылган схеманың чираттагы корбаны – Мәскәүдә яшәүче Александр. Ел ярым элек ул Нагатинск яр буенда урнашкан күп катлы йорттан 33 кв м мәйданлы бер бүлмәле фатир сатып алган. Фатир аварияле хәлдә булган диярлек – идәндәге тишектән подвал күренеп торган, стеналар да шактый җимерек хәлдә булган.

Сатып алучы сату-алу килешүенә кул куяр алдыннан пенсионер хатыннан берничә тапкыр фатирын алай-болай мошенниклар коткысына бирелеп сатмыймы дип сораган. Хатын “әлбәттә юк” дип җаваплаган. Канәгать ир-ат фатирны сатып алган да ремонт ясый башлаган. Ике миллион сумнан артык акча тотынган – идәнне, стеналарны һәм түшәмне тигезләгән.

Ремонт тәмамланганда Долина белән  бәйле шау-шу шаукымында фатирның элекке хуҗасы - пенсионер хатын - пәйда булган да, сату-алу килешүен гамәлдән чыгаруны таләп итеп судка мөрәҗәгать иткән. Пенсионер хатын аны имеш тә мошенниклар алдаганлыгын  һәм ул фатирын бөтенләй сатарга планлаштырмаганлыгын белдергән.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас