Җинаять һәм җәза
2 декабрь 2025, 06:23

12 яшьлек кыз сыйныфташларын кыйнаткан

Кем белә, бәлки, ул баланың үзәгенә үткәннәрдер...

Приморье краеның Фокино шәһәрендә алтынчы сыйныфта укучы  кыз бала үзен кыерсыткан классташларын акылга утыртырга булган.

Ул 18 яшьлек таныш егеткә мөрәҗәгать иткән.Егет исә, иптәшләре белән бергә 12 яшьлек игезәк малайларны каравыллап торып, тукмаганнар. Әлеге вакытта балаларның берсе дәваханәдә ята, аның борыны, алгы теше сынган, күзе нык имгәнгән.

Полиция тукмаучы студент егетне тапкач, ул тулысынча гаебен таныган, ә укучы кыз үзенең үтенечен шаяру гына иде, дип аңлаткан. Әмма бу эшне тикшерүгә прокуратура кушылган инде.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас