

Екатеринбургта фельдшер, ялгышып, оныгының шалтыратуларына җавап бирмәгән 83 яшьлек пенсионер хатынны үлгән дип игълан иткән.
Свердловск өлкәсе судларының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, өлкән яшьтәге хатын озак вакыт ялгыз яшәгән, туганнары аның хәлен сирәк белгән. Бермәлне трубканы алмаганга күрә, борчылган оныгы чаң каккан һәм нәнәсе яшәгән адрес буенча ашыгыч ярдәм бригадасын җибәргән.
Чакыру буенча килгән фельдшерлар карчыкны идәндә хәрәкәтсез килеш тапкан. Алар пенсионер хатын инсульт кичерү аркасында үлгән дип уйлаган.
Әмма кичен мәет артыннан ритуаль хезмәт килгәч, карчыкның тын алуын сизгәннәр. Хатынны кичекмәстән дәваханәгә илткәннәр, тик берничә көннән ул барыбер бакыйлыкка күчкән.
Бу хәлләрдән соң әбекәйнең оныгы, судка барып, 900 мең сум акча таләп иткән. Экспертиза фельдшер хатасы фаҗига сәбәбе булмаган дип таныган, шулай да табиблар эшендә җитешсезлекләр булуын ачыклаган. Хәзер дәваханә 70 мең сум компенсация һәм 25 мең сум җирләү мәшәкатьләре өчен түләячәк.
Чыганак: