

2 нче Көнчыгыш округ хәрби суды яшүсмер чагында РФ Президенты Владимир Путин алып барган сәясәттән канәгатьсезлеген белдергән Омск өлкәсендә яшәүче егетне сигез ел ярымга гомум режимлы колониягә хөкем итте.
Яшь кешене “Дәүләт хыянәте” һәм “Террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга ачыктан-ачык өндәү, террорчылыкны ачыктан-ачык аклау яки террорчылыкны пропагандалау” маддәләре буенча гаепле дип тапканнар.
Хөкем ителгән егет, балигъ булмаган чагында 2022 елның августында башка илдә булган, аннан ул РФ Президентын һәм махсус операция үткәрүне гаепләгән комментарийлар язган. Тикшерү версиясе буенча, комментарийларда террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга өндәүләр һәм аны аклаучы чакырулар булган.
Хокук саклаучылар шулай ук яшь егетнең 2022 елның декабреннән 2023 елның декабренә кадәр күп тапкырлар РФ Кораллы көчләренә каршы хәрби хәрәкәтләр алып бару максатларында Украина Кораллы Көчләренә ярдәм итү өчен җыйган оешмаларга акчалар күчерүен ачыклаган.
Чыганак: lenta.ru