

Белоретта яшәүче егет телефон мошенникларының чираттагы корбаны булган. Ул 50 мең сумга якын акчасыннан колак каккан, дип хәбәр иттеләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Ул белдерүләр сайтында автомобиль двигателен сатарга уйлаган. Аңа ялган сатып алучы шалтыраткан. Ул аралашуны арытаба мессенджерда дәвам итү өчен сатучының телефон номерын сораган.
Килешү детальләре турында фикер алышкач, егет двигательне илтеп бирүне рәсмиләштерергә ризалашкан. Илтеп бирүне рәсмиләштерү өчен белоретлы сайтта үзенең банк картасы реквизитларын керткән, шулай ук әлеге счетта калган акчалар турындагы пунктны да тутырган. Аннары ул смс-хәбәр аша килгән кодны керткән, аның бәясе 45 мең сумнан артык товар өчен түләү коды икәнен укымыйча.
Шулай итеп, яшь егетнең картасында булган барлык акчалары аферистлар кесәсенә күчкән. Мошенниклар ятьмәсенә эләккән егет полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: bashinform.ru