Җинаять һәм җәза
26 Ноября 2025, 07:47

Балаларны җәзалаучы “реабилитация үзәге” хуҗасы Анна Хоботова качкан

Үсмерләр язмышын "кайгырткан" хатынны эзлиләр. 

SHOT Телеграм-каналы.SHOT Телеграм-каналы.
Фото:SHOT Телеграм-каналы. 

Хоботованың кайдалыгын хокук саклау органнары ачыклый.

Хоботова “реабилитация үткән” балаларның ата-аналарын “көчләү ысулларын кулланмау” – үзәк эшенең төп принциплары, дип ышандырган. Әлегә   бу резонанслы эш буенча түбәндәгеләр билгеле:

–Подмосковьеның Дедовск шәһәрендәге җәзалап тоту рехабы (беренче фотосурәт) турында дәваханәгә үлем хәлендә 16 яшьлек  үсмерне алып килгәч, бер табибтан билгеле булган. Бала Хоботованың үзәгендәге тукмалулардан соң комага киткән.

–Рехаб бинасында балаларны җәзалау бүлмәсен тапканнар. Анда кагыйдәләрне бозган әсирләрне тотканнар.

–Балаларны анда кыйнаганнар, маэмайлар азыгы ашарга мәҗбүр иткәннәр, кроватьларга бәйләп куйганнар, бәдрәфкә йөрүне тыйганнар.

–Әти-әниләренә фото төшереп җибәргәндә җәфаланган балаларны елмаерга мәҗбүр иткәннәр.

–“Реабилитация үзәге” администраторы Владимир Балабриков (2 фотосурәттә) ике тапкыр наркотиклар өчен утырып чыккан булган. Аны кулга алганнар.

–16 яшьлек Романың бөерләре эшләми башлаган.

–Ата-аналар рехаб башлыгы Анна Хоботова андагы хәлләрдән хәбәрдар булган дигән фикердә.

–Анна Хоботова качкан, аны һаман эзлиләр.

–Көч структуралары органнары рехабны узган якшәмбе көнне ачыклаган. Ул вакытка үзәктә 24 бала булган.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 


SHOT Телеграм-каналы.
Фото:SHOT Телеграм-каналы. 
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас