Җинаять һәм җәза
26 Ноября 2025, 04:48

8 сыйныф укучысы дәрестә газ пистолетыннан ут ачкан

Яраланучылар юкмы?

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Владивостокта укучы малай дәрестә газ пистолетыннан ут ачкан. Ким дигәндә 7 бала каза күргән.

SHOT Телеграм-каналы мәгълүматы буенча,  хәвефле предметны  Уборевич урамындагы 1 санлы гимназиягә 8нче сыйныфта укучы малай алып кергән. Үсмер бер каршылыксыз рамкалар аша һәм сакчылар яныннан үткән, аннары коралын дәрес вакытында сынап карамакчы булган. Нәтиҗәдә  берничә атудан соң коралланган укучының сыйныфташларының күзләреннән яшь ага башлаган, тын юлларында авырту тойгысы барлыкка килгән.  

Мәктәпкә полиция килгән. Балаларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Бу хәл сәбәпле учреждениегә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия дә килгән.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас