Җинаять һәм җәза
24 ноябрь 2025, 07:26

Әбҗәлилдә ярты миллионлык "утын кискән" кешене тоткарлаганнар

Ул үз гаебен таныган.

РФ хәфевсезлек хезмәтенең БР буенча идарәсе һәм БР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Әбҗәлил районы Шәрип авылында яшәүче ылыслы урманны законсыз кискән кешене ачыклаган һәм аның хокукка каршы эшчәнлеген туктаткан. Ведомстволарда хәбәр итүләренчә, 39 яшьлек ир-ат, әзер продукция сату-алу килешүен бозып, Хәмит кишәрлеге урманчылыгында рөхсәт ителгән күләмнән тыш 32,674 куб метр нарат кискән. Моннан тыш, киселгән агачларның диаметры килешүдә каралганнан зуррак булган. Законсыз киселгән урман белән чыгып китәргә тырышканда ир-атны тоткарлаганнар.

Ир-атка карата “урман утыртмаларын законсыз кисү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Аның законсыз гамәлләре аркасында дәүләт урман фондына 555 мең сумлык аеруча зур зыян салынган. Законсыз киселгән агачны тартып аланнар, МТЗ-82 тракторына арест салганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас