

Нефтекама полициясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, мессенджерларның берсендә кече яшьтәге кызга билгесез ир-ат язган. Ул аңа яшүсмерләр арасында популяр интернет-уенда дәрәҗәләрне узарга ярдәм итәргә тәкъдим иткән. Алар языша башлаган, ир-ат үз хезмәте өчен укучы кыздан интим фотосурәтләр төшереп җибәрүен сораган. Кыз бала бу үтенечне игътибарсыз калдырган. Ул вакытта җинаятьче кыздан интим видео төшереп җибәрүне сораган, моның өчен мин сиңа 150 мең сум акча күчерәм, дигән.
Ярый әле бала, хәвеф барлыгын тоеп, билгесез кешенең контактын блоклаган.
Бу факт буенча полиция хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Чыганак: bashinform.ru