Җинаять һәм җәза
20 Ноября 2025, 15:53

Бала караучыларны урлап үтерүче маньякны тоткарлаганнар

Ир-ат үзенең корбаннарын игъланнар буенча эзләгән.

Подмосковьеда бала караучыларны урлап үтерүче маньяк кулга алынган. Психопат үзенең корбаннарын игъланнар буенча эзләгән.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 46 яшьлек Дмитрий Артамошин баласына няня эзләү турында игълан булдырган. Игълан буенча килүчеләрне ул көчләгән, наркотиклар кулланырга мәҗбүр иткән һәм үтергән. Артамошинның ким дигәндә ике корбаны билгеле: Королёвтан –19 һәм Мәскәүдән 25 яшьлек яшьлек хатын-кызлар.

Ир-атның бер корбаны аңардан кача алган. Аны Волгоград өлкәсе дәваханәсендә тапканнар. Хатын сөйләвенчә, Артамошин, янап, аны наркотиклар кулланырга мәҗбүр иткән. Тикшерү мәгълүматлары буенча, психопат үзенең хатынын  көчләп яшәгән һәм наркотиклар кулланырга мәҗбүр иткән.

Әлеге вакытта Артамошин ике хатын-кызны үтерүдә, икенче ике хатын-кызны наркотиклар кулланырга мәҗбүр итүдә һәм шулай ук көчләүдә шикләнелеп кулга алынган.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, Артамошин машиналар алып-сату белән шөгыльләнгән, мәктәп яшендәге бер ул үстергән. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас