

Ленин район судында хөкүмәтнең элекке вице-премьеры вазифасын башкарган Алан Марзаев соңгы сүз белән чыгыш ясады. Ул үзенең адвокатларына эшләгән эшләре өчен рәхмәт әйтте һәм “үз исемен юарга, аны гаепләүчеләрне утыртырга вәгъдә бирде”.
“Бик зур күләмдә эш башкарылган. 27 позиция буенча миңа белдерелгән гаепләү кире кагылган. Иң башта ук мина бу гаепләүдән берни калдырмыйча юкка чыгарачакбыз дигән идем. Ким дигәндә 15 фальсификацияләнгән дәлил бар. Тагын нәрсә кирәк? Сезнең күз алдыгызда мин дәүләт гаепләве вәкиле эш материалларын укымаганын исбатлыйм. Дәүләт гаепләве ягы 14 ел төрмә срогы, ярты миллиард штраф һәм барлык регалияләрне юк итүне сорады. Нигә шундый каты җәза? Сез судка басым ясарга телисезме? Монда акларга курыксагыз, Русия Югары судында акларлар. Мин рәсми рәвештә игълан итәм: сез минем исемемне, минем әтием исемен, минем балаларымны пычракка батырдыгыз – мин исемемне аклаячакмын һәм үз гомеремне моны эшләүчеләрне утыртырга багышлаяакмын. Сүзем тәмам”, – диде судта Марзаев.
Дәүләт гаепләүчесе судка гаепләнүчегә 10 тапкыр ришвәт күләмендә (560 млн сумнан артык) штраф белән 14 елга ирегеннән мәхрүм итү, дәүләт органнарында 13 елга вазифа биләүне тыю, 37 млн сум күләмендә ришвәт суммасын, җир кишәрлеген һәм ике торак йортны дәүләт кеременә конфискацияләү, шулай ук исемнәреннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләүне сораган.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары вазифасын биләгәндә, ул “ДТС” җәмгыяте файдасына УСРДИС (Юллар төзү, ремонтлау һәм ясалма корылмалар идарәсе) белән юл эшләре башкаруга контрактлар төзүгә ярдәм итү рәвешендә гамәлләр кылган өчен арадашчы аркылы ришвәтнең 56 125 707 сум 67 тиен күләмендәге гомум суммасыннан 37 млн сум күләмендә ришвәт алган.
Чыганак: bashinform.ru