

БРның Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты җитәкчесе һәм Дәүләт Җыелышы депутаты Эльвира Мацкевич гаиләсе тарыган телефон караклыгының яңа схемасы турында кисәтә.
Эльвира Мацкевич сөйләвенчә, бүгенге көндә СВОдагы иренә мошенниклар шалтыратып, аның ясалма фәһем ярдәмендә булдырылган тавышы белән сөйләшкән. Аферистлар Эльвира, янәсе, машинада китеп барганда кыз баланы бәрдергән дип хәбәр иткән һәм аның иреннән 300 мең акча күчерүне сораган. Бу мәгълүматның дөреслегендә шикләнгән ир-ат машина моделен сораган, телефон мошенниклары аны дөрес итеп әйткән. Әмма бу гына да тәҗрибәле сугышчыны ышандырмаган.
“Социаль челтәрләрдә мин машинам белән фотосурәтләремне еш урнаштырам, моделе турындагы мәгълүматны мошенниклар шуннан белгәндер, – ди Эльвира Мацкевич. – Иремнең реакциясенә килгәндә исә, ул тавыш минекенә нык охшаш иде ди, шулай да ул шикләнгән, чөнки белә: мин аңа беркайчан да чит кеше номерыннан шалтыратмас идем. Мөнәсәбәтләребез дә ышанычлы, шуңа күрә ерак араларга карамастан, ул минем кайда булуымны белеп тора. Шуңа күрә ул моментта мошенниклар күрсәткән урында минем берничек тә була алмавымны аңлаган. Шул ук мизгелдә мошенниклар белән аралашуны өзеп, миңа шалтыратты. Әлбәттә инде аферистларга ул бернинди акча да күчермәгән. Ул шактый салкын һәм аек акыллы кеше, шуңа күрә ул миңа шалтыратырга карар иткән”.
Телефон аферистлары кармагына эләкмәс өчен, үз тәҗрибәсеннән чыгып, БРның Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты җитәкчесе паникага бирелмәскә, ә таныш булмаган кешеләрнең телефон аша сөйләгән мәгълүматын яңадан тикшерергә киңәш итә. Иң яхшысы – шалтыратуны өзәргә һәм мошенниклар бәлагә тарыган дип хәбәр иткән кеше белән шәхсән элемтәгә чыгарга.
Чыганак: bashinform.ru