+11 °С
Облачно


Краснодар краеның Усть-Лабинск шәһәрендә үсмерләр Мәңгелек утта пилмән кыздырганнар. SHOT Телеграм-каналы язуынча, бу хәл шушы көннәрдә булган һәм видео белән җирле Эчке эшләр министрлыгы кызыксынган. Әлеге вакытта һәйкәлдә пилмән кыздырырга уйлаган балаларны, шулай ук аларның ата-аналарын эзлиләр. Тикшерү оештырганнар.
Эх, бу балаларның күңелләрендә изге нәрсә дигән төшенчә юк, күрәсең. Югыйсә мемориалны шулай мыскылламаслар иде.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.