Җинаять һәм җәза
19 ноябрь 2025, 07:30

Курскида яшәүче ир-ат "Азов" полкына дроннарны ачыклаучы прожектор бүләк иткән

Аны дәүләт хыянәте өчен хөкем итәчәкләр. 

Курскида яшәүче эшкуар һәм уйлап табучы Виталий Ревин (Русиядә террорчылар исемлегенә кертелгән) “Азов” Украина полкы (Русиядә тыелган террорчылык оешмасы) вәкилләре белән элемтәләре өчен суд каршына басачак. Аңа Украина солдатларына БПЛА ачыклау өчен зенит прожекторы ясаганы өчен дәүләткә хыянәт итүдә һәм террорчылыкны финанслауда гаепләү белдерделәр.

Ревин үзе Украина ягы белән элемтәгә кергән һәм Киевка очып килүче Русия дроннарын ачыклау өчен әлеге техниканы ясарга тәкъдим иткән.

“Гаебемне танымыйм", – дигән ул хәрби судтагы утырышта. Шул ук вакытта башта тоткарлау вакытында үткәрелгән сорау алуда Ревин үз гаебен таныган һәм кылынган җинаятьләре турында җентекләп сөйләгән булган.

Хөкем ителүченең Украинаның Черниговск өлкәсеннән булуы билгеле.

Хокук саклаучылар хәбәр итүенчә, җинаять узган елның августында кылынган. Ревинны бераз соңрак тоткарлаганнар, башта административ җәзага тарттырып. Шуннан соң гына аеруча авыр гаепләүләр белдерелдгән.

Тикшерүчеләр ачыклавынча, Ревин җайланманы шәхсән үзе ясаган һәм аны Курскидан Киевка Литва аша җибәргән. Прожектор ясаганда ул үз акчасына Кытайдан сатып алынган комплектлаучы детальләрне кулланган. Запас частьлар өчен ир-ат Казахстандагы банк счетыннан түләгән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас