

Нефтекамада яшәүче 50 яшьлек ир-ат ир-ат автопригон хезмәтеннән файдаланган. Ул мошенникларга 1 миллион 183 мең сум күчергән. Автомобиль сатып алырга карар итеп, ул автопригон тәкъдим иткән мессенджерларда төрле төркемнәргә язылган. Аңа бик отышлы бәядән чит ил машинасы тәкъдим иткәч, ул, уйлап та тормыйча, сатучының шартларына ризалашкан.
Башта ир-ат таможня җыемнарына якынча 380 мең сум күчергән. Аннары, Русия шәһәрләренең берсендә чынбарлыкта булган ниндидер компания белән сату-алу килешүе белән танышып, 804 мең сум җибәргән. Ләкин барлык килешенгән сумманы күчергәннән соң да акча таләпләре туктамаган. Бары тик шул вакытта гына зыян күрүче шикләнә башлаган, ул автомобильнең VIN-кодын тикшергән һәм кодның бөтенләй башка марка транспортына бирелгәнлеген ачыклаган, дип хәбәр иттеләр Нефтекама полициясе матбугат хезмәтендә.
Беркатлы булмыйк инде, иптәшләр!
Чыганак: bashinform.ru