

РФ Эчке эшләр министрлыгының хокукка каршы мәгълүмати-коммуникацион технологияләр белән көрәш идарәсе шәһәр хакимиятләре хезмәткәрләре исеменнән мошенник шалтыратуларны теркәгән. Аферистлар пенсионерларга шалтырата да, үзләрен мэрия хезмәткәрләре дип таныштырып, аларга хезмәт ветераннары өчен түләү каралган, яки янәсе аларга грамоталар яки башка бүләкләр тапшырырга әзерләнәләр, дип хәбәр итәләр. Әмма бу түләү-грамоталарны алыр өчен аларга шәхси кабинетта теркәлеп, персональ мәгълүматларны хәбәр итәргә кирәк.
ИСЕГЕЗДӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! Шәхси мәгълүматларны хәбәр итү үтенече һәрвакыт кешене сагайтырга тиеш. Өлкән яшьтәге якыннарыгызга бу хакта сөйләгез һәм аларны сак булырга кирәклеге турында кисәтегез, дип гражданнарга мөрәҗәгать итәләр Эчке эшләр министрлыгында.
Чыганак: bashinform.ru