

16 яшьлек малай Мәскәүнең Авиапарк сәүдә үзәге кинотеатры залына канистрада бензин алып кергән дә ут төрткән. Аның Украина мошенниклары күрсәтмәләре буенча эш итүе ихтимал.
SHOT Телеграм-каналы языунча, бу хәл “Голосовой помощник” фильмының кичке сеансында 12нче залда булган. Явыз ниятле үсмерне сакчылар тоткарлаган һәм тиз арада килеп җиткән полицейскийларга тапшырган. Тамашачылар заллардан үзаллы эвакуацияләнгән. Каза күрүчеләр юк.
Шаһитлар сөйләвенчә, бернинди тревога сигналы булмаган, бу хәл турында алар фильмны карап утырганда кинәт экраннар сүнеп, тамашачылар коридорга ни булганын ачыкларга чыккач, белгән.
Тоткарланган үсмер белән тикшерүчеләр әңгәмәләшә, барлык нечкәлекләр ачыклана.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.