Җинаять һәм җәза
11 Ноября 2025, 17:18

Этләрне урлап, итен Корея рестораннарына саткан

Әстәгъфирулла!

Ясалма фәһем.Ясалма фәһем.
Фото:Ясалма фәһем.

Мәскәүдә серияле этләр карагы тоткарланган. Мәскәүдән һәм  өлкәдән күп гаиләләр Пай гаиләсен  йорт маэмайларын урлап юк итүдә гаепли.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, өч кеше бу эш белән шөгыльләнгән: ирле-хатынлы Сергей белән Луиза һәм аларның улы. Яраткан этләрен югалткан гаиләләр Сергей белән Луиза этләр итен Корея рестораннарына саткан, дигән фикердә. Шаһитлар  мәгълүматы буенча, гаилә Волоколамск районындагы йортта теркәлгән, анда пропискада 50гә якын кореялы исәпләнә.

Пай гаиләсе берничә көн элек чираттагы  караклыгын кылган: Сергей  6 яшьлек бордер-колли Симаны тәмле ризык белән котыртып ияртеп алып киткән, аны кеше булмаган җирдә үтергән.

2019 елда Пай гаиләсен  шунды ук гаепләүләр белән тоткарлаган булганнар инде. Аларның йортында 20 муенчак һәм билгесез матдә кадалган чит этне тапкан булганнар. Анда алар 500 мең штраф түләп җәзадан котылганнар.

Сергей Пайга 7,5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Аңа карата ике җинаять эше кузгатылган.

SHOT мәгълүматлары буенча, 67 яшьлек Сергей Пайга каршы РФ Җинаять кодексының 245 маддәсенең 2 өлеше буенча (хайванга карата рәхимсез мөгамәлә), шулай ук 158 маддәсенең 2 өлеше буенча (урлау) җинаять эше кузгатканнар. Һәр маддә буенча максималь җәза биш елга кадәр иректән мәхрүм итүне күзаллый.

Әткәндәй, Пай эт итен рестораннарга сатарга җыенмаган идем, дип ышандыра. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 



Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас