

Уфаның Октябрь районы суды 48 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Прокуратура хәбәре буенча, ул компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү һәм мошенниклыкта гаепле дип табылган.
Ир-ат, үз фатирында булганда, парольләр сайлап алып, 15 кешенең “Госуслуги” порталындагы аккаунтларына керү мөмкинлеге алган. Әлеге 15 кешенең шәхси мәгълүматларыннан файдаланып, ул төрле банк учреждениеләрендә дистанцион рәвештә кредитлар рәсмиләштергән. Шул рәвешле ир-ат 1,5 млн сумнан артык акчага ия булган, миллионнарны ул үзе теләгәнчә туздырган.
Гаепләнүче үз гаебен таныган, 1,3 миллион сумнан артык кзыянны каплаган. Суд аны 3 ел һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу срокны ул гомум режимдагы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк.
Чыганак: bashinform.ru