Җинаять һәм җәза
5 Ноября 2025, 06:38

Онкология үзәгендә 167 кеше гепатит йоктырган

Бу сан артырга мөмкин, диләр...

Камчатка краеның онкология диспансерында 167 кеше компьютер томографиясеннән соң B һәм C гепатиты йоктырган. Өстәвенә, бу сан артырга  мөмкин – Роспотребнадзор тикшерүе дәвам итә. Крайның сәламәтлек саклау министры эшеннән азат ителгән, РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин кешеләрнең йоктыру очракларын тикшерү турында хәбәр итәргә кушты.

Петропавловск-Камчатка шәһәр суды онкодиспансерны КТ Кабинетында чыгым материалларын куллану һәм процедуралар белән бәйле санитария нормаларын бозуда гаепле дип тапты.

Тикшерү аерым хаталарны түгел, ә санитар-эпидемиологик режимның тоталь уңышсызлыгын ачыклады. Губернатор Владимир Солодов берничә тупас хокук бозу турында хәбәр итте:

“[Хокук бозулар] стерильләштерү, чыгым материалларын куллану һәм процедуралар белән бәйле, алар беренче чиратта компьютер томографиясе белән бәйле рәвештә кулланылган. Инфекция таралу учагының тәэсире озак булган – берничә ай дәвамында”.

Версияләрнең берсе буенча, пациентлар гепатит авыруын физрастворлы гомум флаконнар аша йоктырганнар, бу физраствор белән компьютер томографиясе  алдыннан организмга кертелә торган контраст матдәле капельницаларны  юганнар.

Гепатит йоктыру нәтиҗәләреннән үлемнәрнең төгәл санын билгеләү мөмкин түгел диярлек — күп пациентлар бер үк вакытта яман шеш белән көрәшкән, һәм үлем нәтиҗәсендә гепатит ролен аерып күрсәтү бик катлаулы. Әмма яман шеш белән авыручылар өчен өстәмә инфекция йоктыру еш кына дәвалануга киртә булып тора...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас